news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев торак йортларны район үзәкләрендә түгел, авылларда төзергә өндәде

«Кайбер район җитәкчеләре, дәүләт субсидияләрен файдаланып, авылда яшәүчеләрне район үзәкләренә күчерә. Район үзәкләре зурая, ә авыллар кечерәя», — диде. Милли шура рәисе.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев торакны район үзәкләрендә түгел, авылларда төзергә кирәк, дип саный.

«Кайбер район җитәкчеләре, дәүләт субсидияләрен файдаланып, авылда яшәүчеләрне район үзәкләренә күчерә. Район үзәкләре зурая, ә авыллар кечерәя. Нәтиҗәсе бер: елдан ел авыллар тагын да бушаячак», — диде ул Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.

Васил Шәйхразыев киләчәктә дәүләт субсидияләрен авылларга юнәлтергә өндәде. «Шәһәрдә сатылмаган фатирлар арткан заманда авыллар торак төзелеше буенча узган гасырда кала бирә. Ул төзелешләр халыкның үз җилкәсенә төшә, шуңа күрә яшьләрнең шәһәргә тартылуы гаҗәп түгел», — диде.

Милли шура рәисе ислам диненең ролен дә билгеләп узды. «Дини нигезе булган авыллар йөзләгән, аларның тәҗрибәсен таратырга кирәк. Шул ук вакытта дини гаиләләрдә балалар күп була. Авылның киләчәген уйлаган һәр кеше яшьләрне шул мохиттә төпләндерү юлларын табу мөһимлеген аңлый», — дип белдерде.

Ул, шулай ук, эшмәкәрләрне мәктәп яшендәге балаларны төрле кәсепчелеккә тартуда рольләрен билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot