news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев: Стратегияне һәр татар гаиләсендә өстәл китабына әверелдерергә кирәк

Ул өлкәләрдә стратегияне тормышка ашыру турында сөйләшүләр үткәрелгәнен әйтте.

Васил Шәйхразыев: Стратегияне һәр татар гаиләсендә өстәл китабына әверелдерергә кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татарлар: гамәл стратегиясе»н һәр татар гаиләсендә өстәл китабына әверелдерергә кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтүенчә, хәзер шундый бурыч тора. 

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елда Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаганда, татар халкының үсеш стратегиясен булдыру бурычын куйганын, быел августта Милләт җыенында стратегия кабул ителгәнен искәртте.

«Эксперт төркем белән ике ел төпләп яздык. Хәзер өлкәләрдә очрашулар булып тора», — диде ул.

Васил Шәйхразыев әйтүенчә, милләттәшләр белән очрашуда һәр җитәкчедән стратегияне тормышка ашыру юлларын эзләү сорала. 


Галерея: Милли шура утырышыннан репортаж

«Сахалинсктамы, Таллиндамы, Ригадамы, Америкада, Чабаксардамы… — ничек итеп шәһәрдә, авылда яшәүче һәр татар гаиләсенә барып җитеп аңлатуны уйларга, һәр татар гаиләсенең өстәл китабына әйләндерергә кирәк», — диде Милли шура рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot