news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Сарман районында булды

Премьер-министры урынбасары Ләшәү Тамак мәктәбендә, Җәлил бистәсе гимназиясендә милли тәрбия, балаларга туган телдә белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре белән кызыксынды.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», «Сарман», Зөлфия Шәрипова). Кичә, 1 июньдә, Сарман районына эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев килде.

Ул Ләшәү Тамак мәктәбендә, Җәлил бистәсе гимназиясендә булды, андагы милли тәрбия, балаларга туган телдә белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре белән кызыксынды. Соңыннан ул Җәлил бистәсе мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта җәлиллеләр, районның сәнгать осталары белән очрашты. Шулай ук бистәнең музыка мәктәбендә булды, аның эшчәнлеге белән танышты, балаларның чыгышларын карады.


news_right_1
news_right_2
news_bot