news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев белән Тәлгать Таҗетдин Бөтенроссия халык санын алу турында сөйләште

Әңгәмәнең төп өлеше Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы эшчәнлегенә багышланды.

Васил Шәйхразыев белән Тәлгать Таҗетдин Бөтенроссия халык санын алу турында сөйләште
tatar-congress.org

(Казан, 11 март, "Татар-информ"). Башкортстанда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россиянең Югары мөфтие, Россия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Алар ТАССРның 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү һәм 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу һ.б. турында сөйләште. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Чара Югары мөфти резиденциясендә узды. Әңгәмәнең төп өлеше Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы эше булды. Биредә чараның детальләре турында фикер алыштылар. Билгеле булганча, оештыру комитетын төзү 2020 елның 18 мартына планлаштырылган.

Моннан тыш, Васил Шәйхразыев катнашучыларга Татарстанда булачак мөһим вакыйгалар турында искә төшерде,

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100