news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Бүгенге мәктәп баласы киләчәктә авылның чын терәге булырга тиеш

Милли шура рәисе яшьләрне эшмәкәрлеккә җәлеп итүдә бүгенге эшкуарларга зур өметләр баглады.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге мәктәп баласы киләчәктә авылның чын терәге булырга тиеш. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында әйтте.

«Соңгы елларда аяныч күренеш — авыллар картая. Иске карашларга корылган авыл тормышы яшьләрне җәлеп итә алмый, ә эшмәкәрлек ул — яңалык. Яшьләрне авылда төпләндерергә телибез икән, заманча яшәү мөмкинлекләрен тудыру — бердәнбер юл. Авылдан чыккан яшь кешенең җиһазланган матур йортта, җитешкән инфраструктуралы авыл җирендә яшәргә теләве аңлашыла. Яхшы тормыш өчен күп хезмәт кирәк», — диде ул.

«Соңгы елларда республикада авыл тормышын яхшырту максатларында бик күп программалар тормышка ашырылды. Авылларга газ кертү, юллар салу, „Чиста су“ программалары, мәдәният йортлары төзү… Ә кем өчен эшләнә соң бу дип сорау бирәбез? Әгәр объектларны эшләтүче һәм кулланучы яшьләр булмый икән, тырышлык бушка булып чыга бит!» — дип белдерде.

Васил Шәйхразыев әйтүенчә, һәр авылда эш урыннары булдыру — җирле хакимиятләрнең бурычы. Милли шура рәисе авылларда яшьләрне төпләндерү программасын булдыру бик мөһим булуын билгеләп узды. «Бу комплекслы проект булырга тиеш», — диде.

Васил Шәйхразыев авылларда яшәүче татар эшмәкәрләренә зур өметләр баглады. «Авыл җирендә заманча технологияләрне кулланып яшәүче яшьләр тәрбияләү төп бурычларның берсенә әйләнә. Сезнең тәҗрибәгезне авылдагы мәктәп балаларына да җиткерү кирәк. Әгәр аларның бер өлеше сезнең ярдәм белән кәсеплек юлына басса, игелекле гамәл булыр иде. Үз көче белән аякка баскан һәм уңышлы эшләп килүче эшмәкәрләр яшьләр өчен матур үрнәк», — дип мөрәҗәгать итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100