news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Бүген республикада һәр милләт өчен уңайлы шартлар тудырылган

«Туган телләр елында безнең бурыч — һәр мәгариф һәм мәдәният учреждениесендә уку, мәдәни-массакүләм чаралар уздыру өчен мөмкинлекләр булдыру», - диде Милли шура рәисе.

Васил Шәйхразыев: Бүген республикада һәр милләт өчен уңайлы шартлар тудырылган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда милләтләр үсеше өчен уңай шартлар тудырылган, дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев.

«Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында безнең бурыч — һәр мәктәп, мәгариф һәм мәдәният учреждениесендә уку һәм мәдәни-массакүләм чаралар уздыру өчен мөмкинлекләр булдыру. Бүген республикада һәр милләт өчен уңайлы шартлар тудырылган», — диде Васил Шәйхразыев Татарстанда милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында.

Аның сүзләренчә, 21 февральдә билгеләп үтелгән Туган телләр көнендә бәйрәмгә багышланган айлык игълан ителгән иде. Аның барышында төрле тантаналы чаралар узды. Бәйрәмдә барлык муниципаль учреждениеләр һәм Халыклар дуслыгы йортлары да катнашкан.

«Татарстанда бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 115 еллыгы билгеләп үтелде инде. Алда Габдулла Тукай тууына 135 ел тулуны бәйрәм итү көтә», — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100