news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиевка Казахстанда «Татарстан» сәүдә йорты төзергә тәкъдим иттеләр

Татар-башкорт берләшмәләре вәкилләре белән очрашуда Казахстан-Татарстан хезмәттәшлеге турында фикер алышулар булды.

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). Казахстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Алматы шәһәренең татар-башкорт берләшмәләре вәкилләрен борчыган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләште. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Ике сәгать дәвам иткән аралашу вакытында Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге һәм 2018 елга эш планнары белән таныштырды.

Казахстан Татарлар һәм башкортлар конгрессы урынбасары Ринат Абдулхаликов үз чиратында үзләренең эш юнәлешләре һәм алга таба билгеләнгән максат һәм бурычлары хакында сөйләп үтте.

Казахстан Республикасы Милли китапханә директоры Җәнәт Турар улы Сейдуманов китапханә эшчәнлегенә тукталды. Моннан тыш, балаларны укыту, дәреслекләр-әсбаплар, яшьләрне укырга кертүдә булган проблемалар һәм аларны чишү юллары турындагы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Васил Шәйхразиевка шулай ук «Татарстан» сәүдә йортын төзү буенча тәкъдим кертелде. Бизнес, спорт һәм башка юнәлешләрдә Казахстан-Татарстан хезмәттәшлеге турында фикер алышулар булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100