Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиевка инглиз телендә Татарстан турында портал ясарга тәкъдим иттеләр
Республика Премьер-министры урынбасары Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале делегациясе белән очрашты.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Бүген Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале делегациясе белән очрашуда Казанның Халыкара мәктәбендә республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевка инглиз телендә Татарстан турында рәсми интернет-ресурлар булдыру тәкъдиме белән чыктылар. Шәйхразиевка фестивальнең Татарстандагы төбәк әзерлек комитетының җаваплы сәркатибе Алла Кондратьева хәбәр иткәнчә, фестиваль делегатлары инглиз телендә республика турына бердәнбер ресурс – Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайты гына барлыгын белеп гаҗәпләнгән.
Шәйхразиев белән делегатлар Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале программасының пленар сессиясендә очрашты. Төп чаралар 14-22 окябрь көннәрендә Сочида уза. Бүгенге сессиянең төп мәсьәләсе Татарстан имиджын чит илләрдә үстерү булды.
«Яшьләрне инглиз телендәге мәгълүматның бердәбер чыганагы хөкүмәт сайты гына булуы гәҗәпләндерде. Без шуңа күрә тәкъдим белән чыгарга телибез, – дип мөрәҗәгать итте Шәйхразиевка Кондратьева делегатлар исеменнән. – Хәзер яшьләр арасында Instagram, Youtube кебек визуаль мәгълүмат чыганаклары популяр, шунда Татарстан турындагы хәбәрләрне урнаштырырга тәкъдим итәбез. Уңышлы форматлар бар, аерым стуктура булдырырга кирәкми. Мәсәлән, EuroNews каналы видеоязмаларны берләштерә һәм алара шәрехләр бирә, бу озак вакытны алмый. Атнага бер тапкыр без Татарстан турында хәбәрләр блогы биреп бара алабыз».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз