Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиевка Ерак Көнчыгыштагы татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре тәкъдимнәр җиткерде
Милли шура рәисе фикеренчә, мондый очрашуларда конкрет мәсьәләләрне сөйләшеп, тәҗрибә уртаклашырга кирәк.
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Ерак Көнчыгыш округы җирлегендә эшләп килүче татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу вакытында милләттәшләребез үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашып, төрле тәкъдимнәрен җиткерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Безнең субъектлар арасында килешүләр бар. Без шуңа нигезләнеп эшли алабыз, — дип үз фикерен белдерде Милли шура рәисе. - Төбәкләрдән Татарстанга рәсми делегацияләр килгәндә татар оешмалары җитәкчеләрен кертүне сорарга кирәк”.
Гомумән, Татарстанны танытканда татар эшмәкәрләрен генә түгел, төбәктәге эшмәкәрләрне дә чакырырга кирәклеге хакында да әйтеп үтелде. Мисал өчен, Алтайда булып узган очрашу китерелде. Очрашулар нәтиҗәсе буларак бүгенге көндә Казаннан Барнаулга самолетлар оча башлады.
Сөйләшү вакытында туризм мәсьәләләренә әһәмият бирергә, корпунктлар оештыру, студентларны практига җибәреп татар теле курсларын оештыру һ.б. тәкъдимнәр дә яңгырады.
В.Шайхразиев исә яңгыраган сорауларның, тәкъдимнәрнең һәркайсын тыңлап, җавап бирергә тырышты.
“Киләчәктә мондый сәфәрләр булганда, делегация составын киңәйтеп, туризм комитетыннан, төрле министрлыклардан вәкилләр алырга кирәк”, — дигән фикергә килде ул.
Милли шура рәисе фикеренчә, мондый очрашуларда конкрет мәсьәләләрне сөйләшеп, очрашуга кадәр дә, очрашулардан соң да үзара аралашырга, нәрсәләр эшләп була, нәрсәләр эшләп булмый икәнлеге хакында тәҗрибә уртаклашырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз