news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Званкадагы кымыз заводын яңадан эшләтү максатын куя

Кымызны халыкка тәкъдим итәргә кирәк, ул безнең бренд булырга тиеш, ди вице-премьер.

Васил Шәйхразиев Званкадагы кымыз заводын яңадан эшләтү максатын куя
Рамиль Гали

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Питрәч районы Званка авылындагы кымыз ясау заводы, ремонт башлану сәбәпле, эшен туктатып тора, әмма аны яңадан эшләтеп җибәрүне максат итеп куябыз, диде Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, ТР ат асрау һәм ат спорты федерациясе җитәкчесе Васил Шәйхразиев.

«Кымыз җитештерүчеләргә ярдәм итәргә телибез, булган әйберне кайтарырга тырышачакбыз», — диде вице-премьер.

Аның фикеренчә, татар токымлы атларының кымызын милли бренд дәрәҗәсенә җиткерү зарур. «2019 елда татар токымлы ат сертификат алды, бу халкыбыз өчен зур горурлык. Безнең атлар спорт өчен дә, эш өчен дә куәтле, аларның ите һәм кымызын да халыкка тәкъдим итәргә кирәк. Әмма халыкка кымыз эчү традициясен дә ирештерү мөһим, әлегә ул традиция югалган, кымызны авыру кешеләр генә эчә дигән фикер нык сеңгән», — дип сөйләде вице-премьер.

Васил Шәйхразиев хәзерге вакытта республикада татар токымлы атларны үрчетүне арттыру буенча аерым программа эшләвен искәртте. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы татар атларын сатып алучыларга 60% чыгымны кире кайтара.

Хәзерге вакытта республикада 600 баш татар токымлы ат бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100