news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Ык буе авыллары Сабан туенда катнашачак

Бәйрәм 23 июнь көнне Азнакай районында узачак.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). Бу атнада Васил Шәйхразиев Ык буе авыллары Сабан туенда катнашачак. Ул 23 июнь көнне Азнакай районында узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ык елгасы Башкортстан, Татарстан, Оренбургның барлыгы 14 районы аша уза. Әлеге Сабан туе Ык буе татар авылларының зур бәйрәменә әверелеп, өч өлкәне тагын да дуслаштыру максатын тота. 

news_right_1
news_right_2
news_bot