news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Яшьләрнең танышуы - татар яшьләре оешмаларының бер максаты

Бүген Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы укулары тәмамлана.

(Казан, 25 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Татар яшьләре оешмалары максатларының берсе - яшьләрнең үзара танышулары булуын әйтте. Аның бу фикере IX чираттан тыш Бөтендөнья татар яшьләре форумы утырышында яңгырады.

"Грантлар язарга өйрәнергә булыр ул, яшьләребез үзара танышып гаиләләр дә корсыннар иде. Татарлар яшәгән өлкәләрдә оешкан милли-мәдәни үзәкләр шушы максатларны да тормышка ашыра. Былтыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы съездына килгән яшьләрнең якынча 30 проценты танышу максаты белән дә килгәннәр иде", - диде Васил Шәйхразиев.

Иннополис университетында IX чираттан тыш Бөтендөнья татар яшьләре форумы утырышы башланып китте. Утырышта Бөтендөнья татар яшьләре форумының Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укуларына килгән яшьләр һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхзразиев катнаша.

Васил Шәйхразиев катнашучылардан Форум укуларын бәяләвен, киләсе елда үткәреләсе съездга тәкъдимнәр бирүләрен сорады, яңа дуслар табулары турында сорашты. Казандагы уку йортларына килгән татар яшьләрен форум эшчәнлегенә җәлеп итәргә тәкъдим кертте.

Утырышның икенче өлешендә Уставка үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралачак һәм Форум рәисе сайланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100