Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев «Яктылык» мәктәбе эшчәнлеге белән танышты
Әлеге очрашу барышында Самара шәһәрендә тагын бер татар мәктәбе кирәклеге дә турында фикерләр әйтелде.
(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Самара шәһәрендә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Васил Шәйхразиевны Самара өлкәсенең “Дуслык” региональ иҗади оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев, Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин, Самара шәһәре Промышленный районы башлыгы Минәхмәт Мидехат улы Хәлиуллов каршы алды.
Милли Шура рәисе Самараның “Яктылык” мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, укучылар чыгышын карады, татар оешмасы җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашты.
Самарада ел саен туган телдә белем алырга теләгән балаларның саны артуы сәбәпле, “Яктылык” мәктәбенә янкорма һәм Самара шәһәрендә тагын бер татар мәктәбе кирәклеге дә әйтелде.
Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләре халыкара берлегенең Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Самара өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров белән очрашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз