Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев Владивостокта татар оешмалары вәкилләре белән очрашты
Очрашуда Владивостокта мәчет төзүгә керешү турында сөйләштеләр.
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Владивостокка килде. Кичә алар Приморьеның губернатор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Тарасенко белән очрашу уздырды. Бүген Васил Шәйхразиев Приморье краеның татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Бу хакта "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сөйләшүнең төп темасы – Владивостокта мәчет төзүгә керешү иде. Татарстан премьер-министры урынбасары Приморье крае татарларын мәчет төзелеше белән таныштырды. Владивостокта мөселман гыйбадәтханәсен булдыруны татарлар инде күптәннән көтә. Барлыгы Владтивостокта 100 меңнән артык мөселман гомер итә.
Булачак мәчетнең беренче ташы 2012 елда салынган булган. Васил Шәйхразиев эш сәфәре барышында яңадан мәчет төзеләчәк урынны карап кайтты. Ул мәчет өчен бүленгән урынның уңайлы булуын билгеләп узды. Бирегә шәһәрнең төрле районнарыннан килү дә уңайлы, парковка өчен дә җайлы, дип белдерде.
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары сөйләп узганча, бу вакыт эчендә җир кишәрлеген теркәү мәсьәләсе хәл ителгән, булачак мәчетнең проекты әзерләнеп килештерелгән, шулай ук барлык кирәкле коммуникацияләр үткәрелгән. Васил Шәйхразиев Улисс бухтасы ярында мәчет төзелеше 2018 елның язында башланырга тиешлеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз