news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев вице-премьер вазифасында калды

«Котлыйбыз. Эшегездә уңышлар телибез», — диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Васил Шәйхразиев Татарстан Вице-премьеры вазифасында калды. Аның кандидатурасы бүген Дәүләт Советы утырышында бертавыштан расланды.

Васил Шәйхразиевны Премьер-министр урынбасары вазифасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов керткән.

«Үз вәкаләтләре кысаларында Васил Гаязович милләтара, конфессияара сораулар, Татарстанның дәүләт телләре турында законнарны тормышка ашыру сораулары буенча эшли, милли иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә. 2017 елда Бөтендөнья татар конгрессы съездында Милли шура рәисе булып сайланган иде», — диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин.

«Котлыйбыз. Эшегездә уңышлар телибез», — диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.


Васил Шәйхразиев — дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. 1963 елның 3 февралендә ТАССР Минзәлә районы (хәзерге Тукай районыСәет авылында туган. «Хокук белеме» белгечлеге буенча ССРБ ЭЭМ югары юридик читтән торып уку мәктәбен тәмамлаган (1990). 1981-1983 елларда Биробиҗан шәһәрендә (Яһүд АӨССРБ КГБ чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үти.

Яр Чаллы шәһәре мэры (20102014), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары (2014 елдан), Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе (2017 елдан).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100