news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев VII "Авыл эшмәкәрләре" форумын үткәрүгә бурычлар куйды

Милли Шура рәисе фикеренчә, эшмәкәрләр авылның көндәлек тормышы, социаль объектлары белән дә танышып кайтырга тиеш.

Васил Шәйхразиев VII "Авыл эшмәкәрләре" форумын үткәрүгә бурычлар куйды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының Президиум утырышында VII "Авыл эшмәкәрләре" форумының асылын ачты. Билгеле булганча, җыенның бер көне Әлки районына сәяхәт формасында үтәчәк.

"Әлки районына барып, сыер фермалары, йортлар карап йөрү генә түгел, без аның мәдәният йортына да, фельдшер-акушерлык пунктлары, тәртип сакчысы йортларын кереп карарга тиешбез. Авыл ул эшмәкәр белән генә яшәсә дә, эш белән генә бетми,  аның көндәлек тормышы бар. Балалар бакчасы да, мәктәбе дә, спорт мәйданчыклары да бар. "Авыл эшмәкәрләре" җыенына килүчеләргә авыл тормышын да күрсәтергә кирәк. Чөнки без үзебез депутатлар, җитәкчеләр, моннан карап кайтып, үзебезнең җитәкчеләргә әйтергә була. "Менә карагыз, авылда яшиләр, монысы да бар, монысын да булдырганнар", дип. "Менә монысы шуның кадәр тора, монысы шул бәягә төшкән. Минем үземнең бюджет бар, монысын эшли алам. Бюджет монысына юк, менә проекты монда, менә телефоннары", - дип тәкъдим итәргә була. Анда күреп кайткан үрнәкне үзебезнең көндәлек тормышка кертә алабыз",- диде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразиев форумның өченче көненә дә бурычлар куйды.

"Чыгыш ясаучылар дежур статист түгел, ә чын күңелдән, эшчәнлеге турында ялкынлы чыгыш ясарга тиеш. Сезнең арада шулай чышыш ясарга теләүчеләр бар икән, без аларның фамилияләрен көтәбез. Бу - ничек чыгыш ясыйм икән дип хафалану, йөкләнеш түгел, ә күңелдән чыккан фикер, уй, эш - барысы бергә булырга тиеш", - диде Милли Шура рәисе.

Искәртеп үтәбез, VII Бөтендөнья авыл эшмәкәрләре җыены 1-3 март көннәрендә үтә. Анда 750 кеше катнашачак.

Җыенның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100