news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев ветераннарны Җиңү көне белән котлады

"Йөрәкләребездә сезгә булган эчкерсез рәхмәт сүзләре беркайчан да бетмәячәк", - диелгән котлау текстында.

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев ветераннарны Җиңү көне белән котлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"9 май — Халкыбыз өчен иң шатлыклы, ләкин шул ук вакытта иң моңсу бәйрәмнәрнең берсе. Зур корбаннар, күз яшьләре белән яуланган Бөек Җиңүгә быел 73 ел, әмма сугыш дәһшәтләренең эзләре халкыбыз күңелендә мәңге төзәлмәслек тирән яралар булып бүген дә яши. Бу Җиңүнең ничек яулануы турында онытырга безнең хакыбыз юк. Ватаныбызның батыр кыз-уллары үз гомерләрен аямыйча, кан-яшь түгеп, якты киләчәгебезгә тыныч юл салдылар. Хәзер инде сугыш һәм тыл ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя.

Хөрмәтле ветераннар. Йөрәкләребездә сезгә булган эчкерсез рәхмәт сүзләре беркайчан да бетмәячәк. Көл һәм җимереклекләр арасыннан Ватаныбызны бөртекләп аякка бастырган кешеләрнең батырлыгы алдында һәрвакыт баш иябез. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын бәхетле тормыш телибез. Көннәребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын. Каһарманнар даны мәңгелек!", - диелгән котлау текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100