news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев урам күрсәткечләрен ике телдә язмаган районнарны атады

Премьер-министр урынбасары бина фасадлары һәм реклама объектларында язулар ике дәүләт телендә булырга тиешлеген әйтте.

Васил Шәйхразиев урам күрсәткечләрен ике телдә язмаган районнарны атады
Рамиль Гали/архив

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев урам күрсәткечләре барысы да ике телдә булуына ирешә алмаган районнарны атады. Бу хакта ул бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында сөйләде.

Аның сүзләренчә, 2018 ел дәвамында башкарылган эш нәтиҗәсендә, ике дәүләт телендә язылган урам күрсәткечләре 95,3 процентка җиткерелгән. 7 муниципаль берәмлек 100 процентка ирешә алмаган. “Бу Әтнә, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Балык Бистәсе, Минзәлә, Нурлат районнары. Бу күрсәткечләр буенча без якын арада 100 процентка җитеп, бу теманы ябарга тиешбез”, - диде Васил Шәйхразиев.

Ул 2018 елда муниципаль берәмлекләрне төзекләндерү, ямьләндерү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, реклама элмә такталарда мәгълүматның дәүләт телләрендә булырга тиешлеген ассызыклады.

“Без урамнарга чыкканда, реклама тулысынча бер телдә генә барганда, кешеләр безнең эшне күрмиләр. Шуңа күрә без берничә тапкыр муниципалитетларга мөрәҗәгать иттек. Соңгы киңәшмәдә норма һәм таләпләрне билгеләдек. Барлык муниципалитетлар үз эшен төзекләндерү-ямьләндерү буенча кагыйдәләргә тәңгәлләштерде”, - диде Шәйхразиев.

Ул бина фасадлары да закон таләпләренә җавап бирергә тиешлеген әйтте. “21 мартта совет утырышы булачак. Барлык зур шәһәрләр бина фасадларын һәм реклама объектларын законга туры китерү буенча хисап тотачак. Кулдан идарә системасына күчәбез, башка бүтән чарасын әлегә күрмибез. Ай саен хисап биреләчәк, җитәкчеләрне шушы эшкә юнәлеш тотуларын сорыйм”, - диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100