news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Ульяновскида Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Шәйхразиев Ульяновск шәһәрендә эшлекле сәфәрдә.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Ульяновск шәһәренә килде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли Шура рәисе һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә эшләүче татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре Ульяновск шәһәрендәге Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салдылар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан кунакларын Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә зурлап каршы алган. Аннан соң Татар мәдәният үзәге һәм андагы Сембер-Ульян крае мәдәният һәм мәгарифе музее буенча экскурсия оештырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100