news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Ульяновск татарлары милли автономиясе оешуга 20 еллык тантанада катнаша

Ульяновскида бүген өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең юбилей чаралары уза.

Васил Шәйхразиев Ульяновск татарлары милли автономиясе оешуга 20 еллык тантанада катнаша
Рамиль Гали

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Бүген, 19 декабрьдә, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры, Милли Шура рәисе, Васил Шәйхразиев Ульяновск каласына сәфәр кыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте җиткерә.

Исегезгә төшерәбез, Ульяновскида бүген өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оешканга 20 ел тулу уңаеннан «Бергә булыйк, бердәм булыйк!» дип исемләнгән тантаналы кичә уза. Васил Шәйхразиевның күрше төбәккә килүенең максаты әлеге чарага катнашу.

Кичәгә кадәр ул шактый тыгыз программа кысаларында эшләячәк: Милли Шура рәисе шагыйрь Кол Галигә куелган һәйкәлгә чәчәкләр сала, соңыннан Ульян өлкәсенең Татар мәдәнияте үзәгенә, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең җирле филиалына, «Өмет» газетасы редакциясенә, Ульяновскида өлкә татар милли-мәдәни автономиясе офисына, Ульян өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәтенә бару каралган.

Көндезге икедә Васил Шәйхразиев Ульяновскта өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оешканга 20 ел тулу уңаеннан «Бергә булыйк, бердәм булыйк!» дип исемләнгән тантаналы кичәгә катнашу өчен Ленин мемориалына киләчәк. Биредә ул шушы чарага махсус әзерләнгән күргәзмәне дә караячак.

Ульяновскида өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оешканга 20 ел тулу уңаеннан «Бергә булыйк, бердәм булыйк!» дип исемләнгән тантаналы кичәдә Сембер якларындагы татарларның тарихын яктырткан театральләштергән тамаша, автономия эшчәнлеге турында фильм, Татарстан һәм Ульяновск артистлары концерты, котлаулар һәм бүләкләүләр дә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100