Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев Ульяновск өлкәсе халыклары съездында катнашты
Съезд эшчәнлегендә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә ирешелгән нәтиҗәләрне барладылар һәм киләчәккә яңа максат-бурычлар куйдылар.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Бүген Милли шура рәисе, Татарстанның Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев Ульяновск өлкәсе халыклары съездында катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җыенда өлкәдәге милли-мәдәни автономияләр һәм җирле оешма әгъзалары, милли иҗтимагый оешмаларның яшьләр активы, милли массакүләм матбугат чаралары вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре, милли телләр укытучылары, шулай ук Татарстан, Чувашия, Мордовия Республикаларыннан да вәкилләр катнашты.
Създны Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов ачып җибәрде. Шулай ук Губернатор 2019 елга “Ульян өлкәсендә милли бердәмлек елы”ның чаралар планын раслады. Соңрак съезд катнашучылары алдында “Россия халыклары ассамблеясы” рәисе Светлана Смирнова, Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Олег Николаев, Милли шура рәисе, Татарстан Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Чувашия мәдәният министры Константин Яковлев чыгыш ясадылар.
Ульяновск өлкәсе халыклары съезды Халыкара туган тел көненә багышланган айлыкның йомгаклау чарасы булып торды. Съезд эшчәнлегендә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә ирешелгән нәтиҗәләрне барладылар һәм киләчәккә яңа максат-бурычлар куйдылар.
Килгән кунаклар өчен мәдәни программа да оештырылган иде. Съезд катнашучылары алдында “Умарина” Мордовия Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Ульян өлкәсенең “Держава” дәүләт тынлы оркестры чыгыш ясадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз