Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев туган телне саклауга тырышлык һәм горурлык белән ирешеп була дип саный
Милләтең бетүеннән куркырга кирәк, ди Милли Шура рәисе.
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы аша Туган тел көне һәм Тукай туган көне уңаеннан татар халкына киңәшләрен җиткерде.
“Милләтне, телне саклау өчен безгә горурлык, теләк, тырышлык кирәк. Боларның барысын бергә җыя алсак, без мәңгелек милләт булырбыз. Милләтеңнең бетүеннән курку һәм монда синең дә гаебең бар икәнен аңлау кирәк дип саныйм”, - диде Милли Шура рәисе.
“Син татар булып тугансың икән, димәк, синең алда туган телеңне саклау бурычы тора. Гаиләдә дә, урамда да, мәктәптә дә, балалар бакчасында да, бөтен җирдә дә татарча сөйләшерлек мөмкинлек булсын өчен, син үзең эшләргә тиеш. Бәхетле булыр өчен дә, көн саен көрәшергә кирәк, уңышлы булыр өчен дә, көн саен эшләргә кирәк бит. Бүтәнчә моңа ирешеп булмый, шуны аңларга кирәк”, - диде Васил Шәйхразиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз