news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев ТР вице-премьеры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән

Элек бу вазифаны биләгән Юрий Камалтынов ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллының элеккеге мэры Васил Шәйхразиев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән.

"Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары кандидатурасын килештергәнче, Шәйхразиев Васил Габделгаяз улын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләргә", - диелгән 2014 елның 17 сентябрендә имзаланган ТР Президенты Указында.  

Шулай ук ТР Президентының 17 сентябрь көнне имзаланган икенче Указы белән Камалтынов Юрий Зимелевич бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларыннан азат ителгән.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100