news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев ТР Премьер-министр урынбасары итеп билгеләнде

Аның кандидатурасын V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының беренче утырышында кабул иттеләр

 (Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Васил Шәйхразиевны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләүне килештерү өчен  тавыш бирде. Шул рәвешле, Васил Шәйхразиев ТР вице-премьеры булды.

Моңа кадәр ул Яр Чаллы шәһәре мэры булып эшләгән иде.

Белешмә өчен. Васил Гаяз улы Шәйхразиев 1963 елның 3 февралендә Татарстанның Минзәлә районы Сәет авылында туган. СССР ЭЭМның Югары юридик читтән торып уку мәктәбен “хокук белеме” белгечлеге буенча 1990 елда тәмамлаган. Төрле елларда Чаллыда "Автозаводстрой"да кран асты юллары монтеры,”Челныбанк” коммерциячел банкының хокук идарәсе башлыгы, “Чаллы финанс компаниясе” ҖЧШндә директор, Яр Чаллы каласы хакимияте башлыгы ярдәмчесе, 2004-2005 елларда әлеге шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары, 2006-2010 елларда Яр Чаллы каласы Башкарма комитеты башлыгы, аннары 2010-2014 елларда Яр Чаллы муниципаль берәмлеге башлыгы, шәһәр мэры булып эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100