news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Томск өлкәсендә мәчет ачылышында катнашты

Васил Шәйхразиев җыелган мөселманнарны әлеге зур вакыйга белән котлады.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, 24 ноябрь көнне, Милли Шура рәисе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкләгән делегация эшлекле сәфәр белән Томск өлкәсенә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр администрациясе бинасында Стрежевой шәһәре мэры Валерий Харахорин белән очрашудан соң көн тәртибендәге икенче зур вакыйга Стрежевой шәһәрендә «Әл-Хаят» мәчетенең тантаналы ачылыш бәйрәме булды.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Васил Шәйхразиев җыелган мөселманнарны әлеге зур вакыйга белән котлады. Мәчетнең имамына Татарстан бүләкләрен тапшырды. Шулай ук дин кардәшләрен котларга Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов та килгән иде.

Белешмә өчен: «Әл-Хаят» мәчете 2006 елда төзелә башлаган. Аның мәйданы 500 квадрат метр, манара биеклеге 27 метр, гөмбәзе 12метр. Бүгенге көндә Стрежевой шәһәрендә 5меңнән артык Ислам динен тотучылар исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100