news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев тимер юл вокзалларының өчесендә генә татарча мәгълүмат бирелүен әйтте

Вице-премьер юлкүрсәткечләрнең дә 100 процент дәрәҗәдә ике телдә булырга тиешлеген белдерде.

Васил Шәйхразиев тимер юл вокзалларының өчесендә генә татарча мәгълүмат бирелүен әйтте
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тимер юл вокзалларының өчесендә генә татар телендә мәгълүмат бирелүен әйтте. Бу хакта ул бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында сөйләде.

Вице-премьер 2018 елда республиканың дәүләт телләре турында законны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисап тотты.

“Автовокзаллар, тимер юл вокзаллары ике дәүләт телендә эшләргә тиеш. Горький тимер юлында 24 тимер юл вокзалының өчесендә генә татар телендә мәгълүмат бар. Транспорт министрлыгы бу мәсьәләне контрольдә тота. Иң мөһиме – бу мәсьәләнең үтәлешенә ирешү”, - диде Васил Шәйхразиев.

“Автомобиль юлларын алсак, 2018 елның дүртенче кварталында 5 мең 122 юлкүрсәткеч урнаштырылган. Шуларның 4 мең 177е – ике дәүләт телендә. Бу 82 процент тәшкил итә. Алабуга, Лениногорск, Спас районнарында иң түбән күрсәткеч – 9 процент. Без динамиканы күрсәтергә һәм юл күрсәткечләрнең ике телдә булуында 100 процентка җитәргә тиешбез”, - диде вице-премьер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100