news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Татарстанның талантлы яшьләре белән очрашачак

Очрашу 12 мартта 10:00 сәгатьтә “Маяковский” иҗат киңлегендә була.

Васил Шәйхразиев Татарстанның талантлы яшьләре белән очрашачак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 март, “Татар-информ”). 12 мартта “Маяковский” иҗат киңлегендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә Татарстан делегациясен әзерләү буенча Оештыру комитеты рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашу була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.  

Очрашуда грант алучылар, бөтенроссия һәм төбәк бәйгеләрендә җиңүчеләр, социаль проект авторлары һәм җитәкчеләре, “Россия - мөмкинлекләр иле” бөтенроссия форумында катнашучылар, Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучы Татарстан делегатлары булачак.

Дискуссиянең төп темасы -  Россиядәге бөтендөнья һәм бөтенроссия форумнарында катнашучылар базасында яшьләр берлекләренең үсеш механизмнары. Формаль булмаган очрашу кысаларында катнашучылар яшьләр форумнарының агымдагы тенденцияләре һәм Татарстан яшьләр делегациясе эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм перспективалары, шулай ук киләчәктә булачак чаралар турында фикер алышачак.

Башлана: 10:00 сәгатьтә.

Белешмә өчен: “Россия - мөмкинлекләр иле” бөтенроссия форумы Мәскәүдә 13-16 мартта узачак

Форумда Россия Президенты В.В.Путин тәкъдиме белән “Россия – мөмкинлекләр иле” ачык платформасына кергән проектларда катнашучылар җыела. Чара ачык социаль лифтлар системасын оештыру, талантлы яшьләрнең һәм профессионалларның төрле эшчәнлектә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыруына ярдәм итү, шулай ук иң яхшы җәмәгать башлангычларын консолидацияләү һәм хәйриячелеккә ярдәм итү өчен булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100