news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Татар теле буенча карар бар, ошыймы-ошамыймы, шуңа таянып эшләргә кирәк

Бүгенге көн белән генә яшәргә язмасын, без һәрвакыт өмет белән яшәргә тиеш, дип белдерде Милли Шура рәисе.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Республикада татар теле мәсьәләсендә кабул ителгән карар безгә алга карап эшләү өчен юл күрсәтү дә”, – дип белдерде Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Дәүләт Советында журналистларга.

Ул сессиягә кадәр ата-аналар белән җыелышлар уздырылганын искәртеп: “Бүген иртән генә карадым: Чаллыда 70 процент ата-ана татар телен сайлады, дип язып чыкканнар. Республика күләмендә бөтен эшләр эшләнгән. Республикада мондый карар кабул ителү безгә алга карап эшләү өчен юл күрсәтү дә. Ошыймы, ошамыймы – карар бар. Бүген безгә шуңа таянып эшне алып барырга кирәк”, – дип белдерде.

Васил Шәйхразиев бу мәсьәләдә оптимист булуын билгеләп узды. “Бүгенге көн белән генә яшәргә язмасын. Без һәрвакыт өмет белән яшәргә тиеш. Өметсез шайтан гына була”, – диде.

Васил Шәйхразиев Милли Шураның 300ләп актив вәкиле Казанда булуын искәртте. “Мин бу мәсьәләне президиум каршында күтәрәчәкмен. Үзара аңлашачакбыз, карар буенча үз мөнәсәбәтебезне белдерәчәкбез”, – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100