news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Татар стратегиясе өчен без акча алмыйбыз

Буада җиде район вәкилләре катнашында татар милли стратегиясе буенча утырыш уза.

Васил Шәйхразиев: Татар стратегиясе өчен без акча алмыйбыз
tatar-congress.org

(Буа, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев татар стратегиясен язу өчен акча бүлеп бирелгән дигән сүзләрне кире какты һәм аны булдыру күп еллар буе көтелгән гамәл булуын, аны әзерләү намус эше булуын әйтте.

Татар халкының үсеш стратегиясе Арча, Чаллы, Бөгелмә, Нурлат шәһәрләрендәге утырышларда тикшерелде. Бүген Буада җиде район вәкилләре катнашында утырыш уза. Васил Шәйхразиев эскиз белән таныштырды. Стратегия "Кем мин - татар булмагач" дип атала. Беренче нәтиҗә - 2020 елга бердәм социомәдәни тирәлек булдыру ниятләнә. 2030 елга татар тормышын заманга тәңгәлләштерү, 2050 елга милләтнең тотрыклы үсешенә ирешү планлаштырыла.

"Бу нинди дини карашлары булуга карамастан бөтен дөнья татарларын берләштерергә тиешле документ", - диде Васил Шәйхразиев. Ул татарны берләштерүче фактор тел булырга тиеш дигән фикерне кире какты. "Алайса без татарча белмәүчеләрне кире кагачакбыз", - диде ул.

Ислам кабул итүгә 1000 ел тулу исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин чыгышында татар халкының иң авыр заманнарда да динен саклап калуы хакында сөйләде һәм стратегиядә диннең роле билгеләнергә тиешлеген әйтте. Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев глобализацияне иң зур афәт дип атады. "Стратегия ул бер сынау. Иң мөһиме: аны һәр татарның йөрәгенә җиткерү. Сынауны үтеп, үзебезне бер милләт итеп, горур милләт итеп күрсәтик", - диде.

Ул үзенең студент чакта экспедицияләргә чыкканда, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның йортларында китап һәм газеталар булуын искә төшерде. "Без мәгарифле халык. Без стратегиядә моны исәпкә алырга тиеш. Битараф булмыйк, стратегия төзүдә катнашыйк", - диде Искәндәр Гыйләҗев.

Язучы Ркаил Зәйдулла милли университетка караганда башлангыч мәктәп мөһимрәк булуын әйтте. "Совет заманында да башлангычта укыту татарча булган. Безгә элитар татар мәктәпләре кирәк. Шуңа ирешкәннән соң, әгәр инде насыйп булса, милли университет төзү турында сүз алып барып була", - диде ул. Аның әйтүенчә, Башкортстанда совет чорында ук башкорт гимназияләре булган. "Хәзерге башкорт элитасы шул гимназияләрдә укыган кешеләр", -диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100