Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев татар оешмалары грантлар алуда катнашырга тиеш дип саный
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары милли белгечләр әзерләүче махсус Югары уку йорты булдыру буенча эш алып барылуын искәртеп узган.
(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Васил Шәйхразиев татар оешмалары грантлар алуда катнашырга тиеш дип саный. Бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә Идел буе округы төбәкләрендә эшләүче татар иҗтимагый оешма җитәкчеләренең киңәшмә-семинарында чыгышында әйткән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
В.Г.Шәйхразиев үзенең чыгышында Бөтендөнья татар конрессының VI съездыннан соң, булган үзгәрешләр, Татар конгрессы үткәрә торган чаралар, очрашуларның башка төбәкләрдә уздырылуы турында сөйләгән. Көн кадагында әле дә булса мөһим булып калган татар тел мәсьәләсенә тукталып, ул милли белгечләр әзерәлүче махсус Югары уку йорты булдыру буенча эш алып барылуын искәртеп узган. Моннан тыш балалар өчен дәүлек буе эшләүче “Шаян -ТВ” каналы булачагын да хәбәр иткән.
Васил Шәйхразиев аеруча милли киемнәргә игътибарны юнәлдерергә кирәклегенә һәм грантлар мәсьәләсенә тукталган. “Оешмалар һәрвакыт грантлар алуда катнашырга тиеш”, - дип басым ясап әйткән.
Грантлар буенча кайсы оешма нинди грантка гариза язды бу хакта мәгълүмат җыелачак, дип әйтелгән Конгресс хәбәрендә.
Милли Шура рәисе сүз уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтын да билгеләп үткән. "8 миллионлы татар иртә белән йокыдан уянуга татар конгрессының сайтын ачып карарга тиеш, - дип саный Милли Шура рәисе. - Татар кешесе кайда гына яшәвенә карамастан, һәрвакыт татар дөнясы яңалыкларыннан хәбәрдар булырга тиеш. Конгресс чыгарган басмаларны, шул исәптән “Халкым минем” газетасын, һәр оешмага бушлай өләшәчәкбез. Конгресс каршындагы “Ак калфак” һәм яшьләр оешмалары актив эшләп килә. Алар тарфыннан уздырылучы “Татар кызы” конкурсы аркылы милләтебезнең асыл сыйфатларын күрсәтергә тиешбез. Мондый бәйге татарлар яшәгән һәр төбәктә булырга тиеш".
Семинар-киңәшмәдә катнашучы төбәк оешма лидерлары Милли шура рәисенә үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иткән. Рәмзия Габбасова (Удмуртия Республикасы) исә Татарстан тарафыннан татар басмаларына игътибар кимүе хакында сүз кузгатты. «Татарстанда уздырылучы “Татар рухы һәм каләм”, “Бәллүр каләм” кебек бәйгеләр мөһим, әмма игътибарны журналистларга түгел, ә газеталарга юнәлтерергә кирәк», — диде ул.
Б.Акҗегетов “Татарстан” сәүдә йортлары хакында сүз кузгатты. “Сәүдә йорты бизнесс белән шөгыльләнергә һәм алар сезнең кул астында булырга тиеш һәм татар җәмгыятьләренә ярдәм итәргә тиеш”, - дип фикерен белдергән Васил Шәйхразиев.
Шул уңайдан, икенче президиум утырышында Сәүдә министрлыгыннан вәкил чакырып, алардан дөньядагы татар сәүдә йортлары турында мәгълүмат сораячакбыз.“Без эшмәкәрләр белән эшли беләбезме? Без шуларга игътибар итәргә тиеш”, - дип әйткән Васил Шәйхразиев.
Чарада Башкортостан, Мари Эл, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Пермь краеннан, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Ульян өлкәләреннән татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты.
Белешмә. Идел буе округында 3 999 568 татар яши:
Башкортостан Республикасы – 1009295;
Марий Эл Республикасы – 38357;
Мордовия Республикасы – 43392;
Татарстан Республикасы – 2012571;
Удмуртия Республикасы – 98831;
Чувашстан Республикасы – 34214;
Пермь крае – 115544;
Киров өлкәсе – 36457;
Түбән Новгород өлкәсе – 44103;
Оренбург өлкәсе – 151492;
Пенза өлкәсе – 86431;
Самара өлкәсе — 126124;
аратов өлкәсе – 52884;
Уляновск өлкәсе — 149873
"Татар-информ" Васил Шәйхразиев Ульяновскида Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салды, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз