Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев "Татар кызы" фестивален башка көнгә күчермәүнең өч сәбәбен атады
Бүген Татарстанның беренче Президенты Сәкинә Шәймиева вафат булу сәбәпле, бәйге күчерелә дигән сүзләр йөргән иде.
(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев "Татар кызы - 2018" халыкара бәйгесенең көне күчерелмәүнең сәбәпләрен атады.
Бүген Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның тормыш иптәше Сәкинә Шәймиева вафат булды. Аңа 79 яшь иде. Шуңа бәйле финалның көне күчерелә дигән сүзләр йөрде.
"Бәйгене башка көнгә күчерү теләге булды, ләкин инде билетлар сатылган. Икенчедән, опера һәм балет театрында Яңа елга кадәр һәр көнгә бер чара билгеләнгән. Өченчедән, кызларыбыз бүгенге бәйгегә тырышып әзерләнде. Бәйге финалын башка көнгә күчерсәк, кызларның кәефләре төшәр иде. Без бу вазгыятьне аңлап, бүген үткәрергә булдык", - диде Васил Шәйхразиев журналистларга.
Милли Шура рәисе сүзләренчә, Сәкинә Шакировна күп яклары белән татар кызларына үрнәк булып тора.
"Ул татар кызы, татар хатыны буларак үз көчен түгеп, тормыш иптәше, балалары өчен эшләгән шәхесләрнең берсе", - диде Шәйхразиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз