news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Татар халкы үсеш стратегиясенең дүртенче варианты булу ихтималын әйтте

Бөтендөнья татар конгрессы сайтында экспертлар һәм җәмәгатьчеләр тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнгән эскизның өченче варианты чыкты.

Васил Шәйхразиев Татар халкы үсеш стратегиясенең дүртенче варианты булу ихтималын әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татар халкының үсеш стратегиясенең дүртенче варианты булырга мөмкинлеген әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгы өчен «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Күптән түгел сайтта өченче эскизны куйдык, без аны,  белгечләр һәм гади кешеләр фикерләрен исәпкә алып, камилләштерәбез. Ул өч төрле эскиз түгел. Беренчесен юкка чыгардык инде. Икенчесе беренчесенә нигезләнеп эшләнде, анысы да юкка чыгарылды, чөнки өченчесен кабул иттек. Монысы да соңгысы булмаска мөмкин», — диде республика вице-премьеры.

  • Эскизның беренче вариантын 16 гыйнварда Татарстанның Арча районында тәкъдим иттеләр. Шул вакыттан алып аны Бөтендөнья татар конгрессы сайтында карарга мөмкин.

«Без беренче тапкыр эскиз куйгач: «Катнашырга теләүче һәркем үз тәкъдимнәрен җибәрә ала, дидек. Аларны эшче төркем карый. Әгәр алар әһәмиятле икән, эскизны үзгәртә башлыйбыз», — диде Васил Шәйхразиев.

Интервьюның телевизион версиясен “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә 18:30дә һәм якшәмбе 13.30дә карарга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100