news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев татар эшмәкәрләренә “ак байлар” дәрәҗәсен кайтаруның әһәмиятен аңлатты

Мин сезгә “Татар булып сакланып калыр өчен без нәрсә эшли алабыз?” дигән сорау куярга өндим, диде ул.

Васил Шәйхразиев татар эшмәкәрләренә “ак байлар” дәрәҗәсен кайтаруның әһәмиятен аңлатты
Алсу Исмәгыйлева

(Екатеринбург, 15 февраль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Свердловск өлкәсендәге татар эшмәкәрләре белән очрашуы вакытында татарның эшлекле элитасына “ак байлар” дәрәҗәсен кайтаруның әһәмиятен аңлатты.

“Без хәзер татар халкының үсеш стратегиясен төзибез. Мин сезне “Милләтне үстерер өчен без нәрсә эшли алабыз?” дигән сорау куярга өндим. 1917 елгы революциягә кадәр татар халкында “ак байлар” дигән төшенчә булган. Иманлы, ышанычлы хәлле кешеләрне, милләте үсешенә өлеш кертүчеләрне шулай дип атаганнар. Алар ул вакытта ук “татар бизнесы” дигән бренд булдырган”, - дип сөйләде Шәйхразиев.

“Әгәр син уңышка ирешкәнсең икән, татар автономияләренә, татарларга ярдәм итәргә кирәк. Ул эш күңелгә дә ята, Аллаһ та буш калдырмас. Без үз халкыбызга файдалы булырга тиеш”, - дип өндәде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразиев белән очрашуга Свердловск өлкәсенең утызлап татар эшмәкәре килгән иде. Очрашуда өлкә губернаторы урынбасары Азат Салихов та катнашты. Ул җирле татар эшмәкәрләренә, татар чараларын, шул исәптән Сабан туен уздырганда ярдәм итүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

  • Свердловск өлкәсендә һәм Екатеринбург шәһәрендә бүгенге көндә 135000 татар яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100