news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев ТАССРның 100 еллыгына Башкортстанның нинди бүләк әзерләвен әйтте

«Һәр өлкәгә баргач, Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан котлау көтәбез дип әйттек», — диде Милли шура рәисе.

 Васил Шәйхразиев ТАССРның 100 еллыгына Башкортстанның нинди бүләк әзерләвен әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Башкортстан «Татарча диктант”ка 100 мең татарны җәлеп итәргә ниятли. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

Республика делегациясе гыйнвар-февраль айларында Россия төбәкләре буйлап сәфәрләр кысаларында Уфада булган. «Татар театрында матур очрашу булды. Безнең анда үзебезнең вәкиллек, конгрессның үз офисы бар хәзер», — диде. Васил Шәйхразиев һәр өлкәгә баргач, Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан котлау көтүләрен әйткән.

«Башкортстанда яшәүче татарлар зур бүләк әзерлибез диделәр. 26 сентябрьдә „Татарча диктант“ булачак. Башкортстанда 1 млн артык татар яшәгәч, алар, ничек кенә булса да, 100 мең татарны җәлеп итеп, Татарстанның 100 еллыгына шушы диктантны язабыз диделәр. Без моны хупладык. Аңлыйбыз инде, авырлыклар булыр, бүлмәләр дә, укытучылар да кирәк, тик кыенлыкларны ерып чыгып, шундый бүләк ясыйбыз диләр», — диде.

Милли шура рәисе, шулай ук, Башкортстанда ике Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашканнарын әйтте.

«Берсенә 95 яшь, икенчесенә 15 апрельдә 100 яшь тула. Ришат аганың нәселе фәнни эшчәнлек белән алга киткән. Мәктәптә үзе 40 ел директор булып эшләгән, аннары шул ук мәктәптә төпчек улы 36 ел эшли. Мин, Ришат аганың юбилеена барып, дөнья күләмендә күрсәтерлек итеп, фильм төшерергә сөйләштем», — диде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100