Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев "ТАССРның 100 еллыгы" логотибының әһәмиятен аңлатты
Вице-премьер бүген Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очраша.
(Ростов-Дон, 17 февраль, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан эшләнгән махсус логотип Татарстанның мөһим тарихи чорын күрсәтә торган билге генә түгел, сыйфат билгесе дә, диде ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу вакытында. Очрашу Ростов-Дон шәһәрендә уза.
Васил Шәйхразиев татар җитәкчеләренә Татарстанның 100 еллыгы Республика өчен мөһим дата булуын аңлатты, аңа Татарстан күләмендә зур әзерлек баруын әйтте. "Республиканың һәр министрлыгы, һәр ведомство бу датаны зурлауга үзеннән өлеш кертә", - диде ул.
Вице-премьер Татарстанда җитештерелгән товарларга "ТАССРның 100 еллыгы" логотибы сугылуын әйтте. "Бездә җитештерелгән товарлар башка регионнарга да тарала һәм төрле җирләрдә яшәүчеләр шул логотип аша Татарстанның мөһим датасы турында белә. КАМАЗмы ул, майонезмы, күлмәкме - аларга сугылган логотип аша Татарстанның абруе таныла", - диде ул.
Васил Шәйхразиев бу логотипның сыйфат билгесе булуын әйтте. "Чөнки җитәкчеләребез, логотип куеп, үз өстенә зур җаваплылык ала", - диде ул.
ТАССРның 100 еллыгы 2020 елда билгеләп үтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз