news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен кулланучыларга сертификатлар тапшырды

«Гадәттә сатып алучы лейбл күреп, Татарстанда үз тарихлары белән ничек горурланалар дип уйлап куя», — диде вице-премьер.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Министрлар Кабинетында компанияләргә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллануны раслаучы сертификатлар тапшырды. Биредә ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уза.

«Без республика дәрәҗәсендә товар җитештерүчеләргә патриотизмнары өчен шундый сертификатлар тапшыра алуыбыз горурлык. "ТАССР 100 еллыгы" лейблы сезнең продукциягездә күренә, аңа Татарстанда, Россиядә, чит илләрдә дә ихтыяҗ бар. Гадәттә, сатып алучы лейблны күреп, Татарстанда үз тарихлары белән ничек горурланалар дип уйлап куя. Сез алып бара торган бизнес чәчәк атуын телибез», — диде Васил Шәйхразиев һәм компанияләргә рәхмәтен җиткерде.

«Мелита» Татарстан мех сәүдә-сәнәгать җәмгыяте, «АНТСЕПТ» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, КАМАЗ-Автоспорт» оешмасы, «Созвездие-Йолдызлык» Республика үзәге, Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күп функцияле үзәге, «Казан-Арена» җәмгыяте, «АйСиЭл Техно» җәмгыяте шушы сертификатларга лаек булды.

Бүген республикада 204 сертификат тапшырылган. Августның икенче яртысында биш сертификат таршырылган. Вице-премьер Чаллыда нибары дүрт, Алабугада өч сертификат тапшырылганын искәртеп, бу юнәлештә эшне җанландырырга кушты. «Чаллыда бизнес активлыгын исәпкә алып, „Мастер“ индустриаль паркында гына 150 ләп сертификат тапшырып була», — диде.

«Димәк, урыннарда сүлпән эшләгәнбез, теманы киңәйтмәгәнбез. Кеше сыйфатлы итеп нәрсәдер җитештерә икән, моны хупларга, сертификат тапшырырга кирәк», — диде Васил Шәйхразиев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100