news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Таллин җитәкчелегенең Сабан туен оештыруга җаваплы каравын әйткән

"Шәһәр башлыгының бәйрәмне оештыру пунктларын җентекләп каравы ошады”, - дип бәяләгән Милли шура рәисе.

Васил Шәйхразиев Таллин җитәкчелегенең Сабан туен оештыруга җаваплы каравын әйткән
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Таллин шәһәре җитәкчелегенең IV Гомумевропа Сабан туе туен оештыруга җаваплы каравын әйткән. Бу хакта ул “Sputnik Эстония”га эксклюзив интервьюсында сөйләгән.

2019 елның 16 июнендә Гомумевропа Сабан туе Эстония башкаласы Таллин үзәгендә Таммсаар паркында узачак.

“Мин Таллин башлыгының позитив кәефен һәм ярдәм итәргә әзерлеген билгеләп үтәргә телим. Бәйрәмне хуплап, Таллин җитәкчелеге 2019 ел бюджетында бәйрәмне оештыруга чыгымнар каралганын әйтте”, - дигән Васил Шәйхразиев.

“Шәһәр хезмәтләре эшенә кагылышлы барлык мәсьәләләр – куркынычсызлык, кешеләрнең хәрәкәтендә уңайлылык булдыру, җәмәгать туклануы нокталары турында да фикер алыштык. Кешеләргә уңайлылык һәм иминлек тәэмин итү максатыннан, шәһәр башлыгының бәйрәмне оештыру пунктларын җентекләп каравы ошады”, - дип бәяләгән Милли шура рәисе.

Аның фикеренчә, Таллинда Сабан туе өчен сайланган мәйданчык бик үк кулай булмаса да, булган вариантлар арасында ул иң яхшысы. Татарстанда ул Сабан туйлары өчен урыннар алдан әзерләнүен шәрехләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot