Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев "Төркиләр алтыны" форумында катнашучы яшьләр белән физзарядка ясады
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе төрки яшьләр белән җанлы әңгәмә уздырды.
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Казанның “Идел” яшьләр лагеренда “Төркиләр алтыны” (“Золото тюрков”) II Бөтенроссия яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты. Чарада 150ләп делегат катнаша, шуларның 60ы – Татарстан вәкиле.
Башта вице-премьер кыскача үзе белән таныштырып үтте. Әйтергә кирәк, алга таба очрашу шактый үзенчәлекле форматта узды. Озын-озак чыгышлардан битәр, Васил Шәйхразиевны яшьләрнең күзаллаулары, фикерләре кызыксындырды. Бу нисбәттән, ул яшьләр белән очрашуны сорау-җавап рәвешендә үткәрде. “Минем төп бурыч – оештыру комитеты башында торуымны исәпкә алганда, форумның никадәр нәтиҗәле оештырылуына инану”, – диде ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп.
Васил Шәйхразиев зал буенча йөреп, төрле төбәкләрдән килүчеләрдән ниндирәк проектлар якларга җыенуларын сорашты, башка төрле сорауларын да яудырып, журналисттан кимен куймады. Әйтик, Алтай Республикасыннан килгән яшьләр “Халык кәсепчелеге” темасына проект әзерләп килгән. Хакасия, Оренбург якларыннан килгән вәкилләр дә кыскача үзләре белән таныштырды. Васил Шәйхразиев үз төбәкләрендә яшьләрне шушы форумга сайлап алу ничегрәк оештырылганы турында кызыксынды. Хакасиядә, әйтик, 10 кеше дәгъва кылган, шуларның өчесен сайлап алганнар.
Яшьләрнең кайберләре форумның былтыр Уфада узганында да булган. Васил Шәйхразиев, оештыру мәсьәләсендә аерма бармы, дип сорады. Оренбургтан килгән кыз исә, Уфада күбрәк яшьләрнең берләшүенә, аралашуына, күңел ачуына йөз тотканын, ә монда күбрәк белем бирүгә юнәлдерелгәнен билгеләп узды. Берәү Уфадагы оештыру рәвеше күбрәк ошаганын әйтте. Аның сүзләреннән форумга күбрәк танышу, аралашу өчен килгәнлеге аңлашылды. Казанда яшәүче төрекмән кызы чит ил студентларының чит шәһәрдә ияләшүе темасына проект әзерләгән. Ул үзе төрле халык вәкилләренең үзара конфликты шаһиты булган, шушы күренеш аны проект әзерләүгә этәргән. Карачай-Чиркәм республикасыннан килгән яшьләр халык уен коралларын торгызу буенча проект якларга ниятли. Тывадан килгән Айлана тарих белән кызыксынуын әйтте. “Мин Татарстанда көчле тарихчылар яшәгәнен беләм. Мин “Тартарика” тарихи-этнография сүзлеген ачып карарга телим”, – ди ул.
Татарстаннан катнашучылар Васил Шәйхразиевка республикада төрле милләтләргә игътибарлы караш гамәлдә булганы өчен рәхмәтен җиткерделәр. Сүз уңаеннан, вице-премьер үзенең Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе дә булганын билгеләп узды. Үзенең Владивостоктан кайтканын, анда Ерак көнчыгыш татарлары белән очрашканын әйтте. “Һәркем үз мәдәниятен, телен, динен саклап калырга тели. Татар кая гына уянса да, татар дөньясында ниләр бар, тарихи ватаныма кайчан кайтып килермен икән, дип уйланырга тиеш – без шуны кайгыртабыз”, - ди ул.
Васил Шәйхразиев яшьләр белән мондый җанлы әңгәмәнең сайлап алу системасында анык күзаллау, максат-бурычларны тәгаен билгеләү өчен кирәк булуын билгеләп үтте. “Без, сез яшьләрнең туган җирегезгә, динегезгә, телегезгә мәхәббәт никадәр зур булуын аңларга тырышабыз”, – диде ул. Васил Шәйхразиев яшьләрдән ата-бабаларының ничә буынын белүе турында сорашты. Яшьләр арасында хәтта 7 буынын белүчеләр дә булды.
Вице-премьер өченче форумга яшьләрдән тәкъдимнәр дә кабул итте.Тывадан килгән вәкил алдагы форум программасына милли уеннарны кертү тәкъдиме белән чыкты. Төбәкләрдән бары тик төпле фикерле яшьләрне генә сайлап алсыннар, фәнни-тикшеренү проектлары күбрәк булсын иде, дип теләүчеләр дә булды.
Очрашуны Васил Шәйхразиев бөтенләй көтелмәгәнчә тәмамлады. Ул яшьләрне хәрәкәткә өндәп, костюмын салып, алар белән бергә зарядка ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз