news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Васил Шәйхразиев Түбән Кама ГЭСында һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты
Кичә Түбән Кама ГЭСында килеп чыккан һәлакәт нәтиҗәсендә ике Чаллы кешесенең гомере фаҗигале төстә өзелде
Скопировать ссылку
(Чаллы, 13 май, “Татар-информ”). Кичә Түбән Кама ГЭСында килеп чыккан һәлакәт нәтиҗәсендә ике Чаллы кешесенең гомере фаҗигале төстә өзелде. Шартлау дулкыны турбина цехы башлыгы Юрий Харчевны ачык люкка алып ыргыта, нәтиҗәдә ул шунда ук һәлак була. Һәлакәтнең икенче корбаны – 18 нче янгын частеның каравыл башлыгы Александр Нилов.
Бүген Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев Түбән Кама ГЭСында һәлак булучыларның гаиләләренә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. “Чаллы авыр югалту кичерде. Хезмәт вазифаларын башкарган вакытта Түбән Кама ГЭСының турбина цехы башлыгы Юрий Харчев һәм 18 нче янгын частеның каравыл башлыгы Александр Нилов фаҗигале төстә һәлак булды. Үз тормышлары бәрабәренә хезмәттәшләренең һәм республика энергетика объектының куркынычсызлыгын тәэмин иткән иң яхшы белгечләр, үз эшенә җаваплы караган, көчле һәм кыю кешеләр арабыздан китте. Без һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу авыр көннәрдә сезгә рухи көч һәм түземлелек телибез. Юрий Харчев һәм Александр Ниловның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр”, - диелә телеграммада.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot