Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев Әстерхан өлкәсе губернаторы администрациясе җитәкчесе белән очрашты
Мондагы оешмада татарларны борчыган хәл ителмәс проблемалар юк, дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе.
(Казан, 4 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эшлекле сәфәр белән Әстерханда. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Татарстан вәкилләре Әстерхан өлкәсе губернаторы хакимияте җитәкчесе Канат Шантимиров белән очрашты. Эшлекле сөйләшү Әстерхан өлкәсе Губернаторы резиденциясендә узды.
Администрация җитәкчесе Татарстан белән Әстерхан өлкәсе арасында тарихка нигезләнгән дустанә мөнәсәбәтләр булуы турында әйтте. “Дуслык” оешмасы һәм аның җитәкчесе Алмаев турында, Әстерханда 70 меңнән артык булган татар милләте турында җылы сүзләрен җиткерде.
Ул искәртеп узганча, Әстерхан ике федераль Сабан туе уздыру урыны булды. Биредә 147 халык вәкиле яшәвен билгеләп узды. Канат Шантимиров сүзләренчә, татарлар Әстерхан өлкәсендә – диаспора түгел. Аларның хезмәт сөюче халык булуын дабилгеләп үтте.
Васил Шәйхразиев Татарстан делегатларын ял көне кабул итүе өчен рәхмәтен җиткерде. Субъектларда оешмалар үзләрен борчыган мәсьәләләрен җиткерәләр. Ләкин мондагы оешмада татарларны борчыган хәл ителмәс проблемалар юк. Моның өчен Сезгә рәхмәт, — диде Милли Шура рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз