Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев Швейцариядәге татарларны борчыган сораулар турында белеште
Р.Миңнеханов белән очрашу вакытында Швейцариядә Сабан туе уздыру, татар көрәше оештыру, татар теле курсларын булдыру турында сораулар көтелә.
(Казан, 22 март, "Татар-информ"). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Швейцариягә эш сәфәре кысаларында, биредә гомер иткән татарлар белән очрашып, милләттәшләребезн борчыган сораулар турында белеште. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Васил Шәйхразиев Швейцария татарларыннан иртәгә булачак Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга әзерлек хакында сорашты. Милли Шура рәисе Швейцариядәге милләттәшләребезне борчыган проблемалар турында белеште, күтәрәчәк мәсьәләләргә игътибар юнәлтте, диелгән әлеге хәбәрдә.
Президент белән очрашу вакытында Швейцариядә Сабан туе уздыру, анда татар көрәше оештыру, татар теле курсларын булдыру, Казан һәм Женева студентларының үзара тәҗрибә уртаклашу кебек сораулар күтәрелер дип көтелә.
Әлеге чарада тумышы белән Россиянең төрле төбәкләреннән булган һәм төрле елларда Швейцариягә күченеп китеп, бүген төрле тармакларда эшләгән милләттәшләребез катнашты.
2015 елның декабрендә Татарстаннан һәм Башкортстаннан тугыз активист Швейцариядә “Юлдаш” Татарлар һәм башкортлар ассоциациясен оештыра. Җитәкчесе итеп Регина Щеголева билгеләнә.
Очрашу барышында Регина Щеголева үзләренең эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Беренче чиратта 2016 һәм 2017 елларда Ассоциация тарафыннан үткәрелгән Сабан туйлары турында сөйләде. 2016 елда Сабан туена 300 катнашучы җыелса, 2017 елда 400 кеше килә.
2016 елда милли бәйрәм татар җәмәгатьчелеге тарафыннан үз хисапларына үткәрелә. Бюджеттан бернинди ярдәм булмый. 2017 елда беренче спонсор барлыкка килә. Ассоциация составына Швейцариядә Татарстанның рәсми сәүдә-сәнәгать вәкиле Гүзәл Салихова керә һәм проектны хуплый. Шулай ук зур ярдәмне Казаның туристик үзәге, Татарстанның туризм үсеше үзәге, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы күрсәтә.
Шулай ук Европа татарлары альянсының сайтын булдыруга да тукталдылар. Аны тиешле сыйфатта эшләү һәм эшләтеп җибәрү өчен шулай ук Регина Щеголева җаваплы.
Бүгенге көндә Женевада (Швейцария) 150 татар яши. Аларның барысы да диярлек эмиграциянең яңа дулкыны вәкилләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз