news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев шәхес формалашу дүрт этаптан тора, дип саный

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев бөтенроссия форумында катнашучылары белән очрашуда шәхеснең формалашуы турында сөйләде.

Васил Шәйхразиев шәхес формалашу дүрт этаптан тора, дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Шәхеснең формалашуы, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев фикеренчә, дүрт этаптан тора. Бу турыда Милли Шура рәисе үзе бүген Казанда “Маяковский” иҗат киңлегендә узган “Россия - мөмкинлекләр иле” бөтенроссия форумында катнашучылары белән очрашуда әйтте. В.Шәйхразиев - Татарстан делегациясен әзерләү буенча Оештыру комитеты рәисе.

Васил Шәйхразиев сүзләренчә, шәхеснең формалашуының беренче этабы – мәктәпкәчә белем бирү. “Бу этапта һәр әти-әни үз баласының потенциалын ачырга тели һәм тырыша. Якынаю юлы бу очракта кешелеклелеккә һәм теләккә нигезләнергә тиеш. Бүгенге көндә бала беренче сыйныфка барганда ук шәхес буларак үсә һәм формалаша башлаган була. Хәзерге заманада балаларның потенциалын ачу өчен нинди генә юнәлешләр юк бит. Баланы төрле юнәлештә сынап карап үстерергәме, яки бер генә өлкәдә формалаштырыргамы – бу һәр әти-әнинең шәхсән үз эше”, - дип әйтте Васил Шәйхразиев. Ә Милли Шура рәисе үзе баланы төрле юнәлешләрдә сынап карау дөресрәк, дип саный. Шул очракта гына бала күп әйберне азмы-күпме булса да беләчәк, ди В.Шәйхразиев.

Икенче этап, Васил Шәйхразиев сүзләренчә, ул мәктәп еллары. Бу этапта инде яшьләр балачакта сайланган юнәлешләр буенча үсә.

“Икенче этапның ничек үтеп киткәнен сизми дә каласың, килеп җитә иң җаваплы һәм иң кызыклы өченче этап”, - ди В.Шәйхразиев. Аның сүзләренчә, өченче этапта 9 яки 11 сыйныфтан соң имтиханнарны биреп, укырга теләгән югары уку йортыңны, һөнәреңне, үз тормыш юлыңны сайлыйсың. “Мондый сайлау мөмкинлеге тормышта бер генә була, чөнки ничә ел укып чыгып кесәңдә диплом булганнан соң нәрсәдер эшләве бик авыр”, - дип әйтте Милли Шура рәисе В.Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев үзе студент елларын иң рәхәт вакыт дип саный. “Яшь чакның бер генә җитешсезлеге бар: ул бик тиз үтә дә китә. Рәхәтен белеп калыгыз”, - ди В.Шәйхразиев. Әмма, аның сүзләренчә, нәкъ менә шушы чорда кеше тормышында төрле үзгәрешләр була. “Кемдер ничә ел тырышып укып алган кызыл дипломын шкаф тартмасына салып куя да, үз белгечлеге буенча бер көн дә эшләми. Кемдер киресенчә укыган елларны үзенең яңа мөмкинлекләрен ача. Мин шулай да булдырам икән бит, ди. Бу чор күп кеше өчен төп чорга әйләнә дияргә кирәк, чөнки нәкъ менә шушы вакытны аларның алдагы тормыш юллары билгеләнә”, - дип әйтте бүгенге очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.

В.Шәйхразиев сүзләренчә, дүртенче этап – ул “бәхетле кеше” төшенчәсе. “Син бу тормышта үз юлыңны таба алдыңмы, юкмы. Бәхетлеме син, әллә бәхетсезме. Моны бары тик еллар үткәч кенә аңлап була шул”, - дип әйтте Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

“Татар-информ” Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевнең Татарстан яшьләре делегациясе Мәскәүдә узачак бөтенроссия форумына әзер, дип санавын хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100