news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургта Гавриил Державин музей-утарында булды

Әлеге һәйкәл “Татнефть” ААҖ һәм Санкт-Петербург татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәме белән 2012 елның 21 июнендә ачылды.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургтагы Г.Р.Державин музей-утарына сәяхәт итте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Санкт-Петербург татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркәев Татарстан Республикасының музей-утарга бүләк ителгән Г.Р.Державин һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салды, диелә әлеге хәбәрдә.

Әлеге һәйкәл “Татнефть” ААҖ һәм Санкт-Петербург татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәме белән 2012 елның 21 июнендә ачылды. 

Бүген "Татар-информ" В.Шәйхразиев Ленинград өлкәсенең вице-губернаторы белән хезмәттәшлек турында сөйләште, дип хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100