news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Санкт-Петербург студентларына Татарстан һәм татарлар турында сөйләде

Милли Шура рәисе бүген Санкт-Петербургта эшлекле сәфәрдә.

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Санкт-Петербург студентларына Татарстан һәм татарлар турында сөйләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә

Милли Шура рәисе бүген Санкт-Петербургта эшлекле сәфәрдә. Монда ул Политехник университетында студентларга “Татарстан һәм татарлар” дигән темага лекция укыды. Әлеге университетта республикабыздан да 200ләп студент белем ала.

Университетта Васил Шәйхразиевны уку йорты җитәкчелеге каршы алды. Алар Татарстан премьер-министры урынбасарын уку йорты белән таныштырды, белем бирү юнәлешләре, уку процессы оештырылуы турында сөйләде.

Васил Шәйхразиев студентларга Татарстан турында, республикабыздагы икътисади, сәяси вазгыять, татарлар яшәеше турында сөйләде. Аларны Татарстандагы мәдәни, дини, тел вазгыяте белән таныштырды. Бөтендөнья татар конгрессы, Милли Шура эшчәнлеге, аның проектлары, башкарылган эшләр турында сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Студентлар Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасарына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Васил Шәйхразиев аларның һәркайсына җавап бирде.

Лекцияне оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы һәм Санкт-Петербург Татар милли мәдәни мохтарияте.

news_right_1
news_right_2
news_bot