news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Рунга чуваш авылы мәктәбе директорына шелтә белдерде

Мәктәп алдындагы спорт мәйданчыгы кардан чистартылмаган иде.

Васил Шәйхразиев Рунга чуваш авылы мәктәбе директорына шелтә белдерде

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Эшлекле сәфәр вакытында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Буа районындагы Рунга чуваш авылында булды. Ул мәктәп алдындагы спорт мәйданы кардан чистартылмаганга директорга шелтә белдерде.

«Кышка спорт залларын ябарга кирәк. Спорт залы октябрь, ноябрь, март, апрель айларында гына эшләргә тиеш. Калган вакытта балалар саф һавада шөгыльләнергә тиеш. Балалар өчен универсаль спорт комплексы төзелгән, ә аның эче кар белән тулган», — ди ул.

Мәктәп директоры Олег Дворцов дәресләрнең мәктәп эчендәге спорт залда узуының сәбәбен пандемия белән бәйләп аңлатты. Ул озакламый балаларның урамда шөгыльләнә башлаячагын әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot