news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев Ростов җитәкчелегенә татар оешмасы өчен офис кирәклеген әйтте

Əлегә җәмгыять шәһәрнең үзәктән читтәге районында кечкенә бүлмәне офис итеп арендалап тора.

Васил Шәйхразиев Ростов җитәкчелегенә татар оешмасы өчен офис кирәклеген  әйтте
tatar-congress.org

Ростов-Дон, 17 февраль, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Ростов-Дон өлкәсенең "Якташлар" татар-башкорт иҗтимагый оешмасына офис булдыру турында Ростов өлкәсенең губернатор урынбасары Василий Рудой белән сөйләште.

Əлегә җәмгыять шәһәрнең үзәктән читтәге районында кечкенә бүлмәне офис итеп арендалап тора. Биредә якшәмбе көннәрендә балалар өчен татар теле дәресләре, милли-мәдәни чаралар оештыралар. Əлегә аренда чыгымнарын җәмгыять әгъзалары үзара акча җыешып каплап бара.

Васил Шәйхразиев бу бүлмәне карап чыкты. "Губернатор урынбасары белән бу мәсьәләне сөйләштек, ул вариантлар карарга кушты. Офис табылса, аны даими кулланылышка алу мөмкинлеген булдырырга тырышырбыз", - диде Шәйхразиев.

  • Ростов өлкәсендә 14 меңгә якын татар яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot