Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев Россиянең Венгриядәге илчесе Владимир Сергеев белән очрашты
Милли Шура рәисе Венгриядә “Европа татарлары альянсы” Европа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасының биш еллыгына багышланган чараларда катнаша
(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Васил Шәйхразиев Россиянең Венгриядәге илчесе Владимир Сергеев белән очрашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу көннәрдә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Венгриядә Будапешт шәһәрендә “Европа татарлары альянсы” Европа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасының биш еллыгы уңаеннан оештырылган чараларда катнаша.
Бүген алдагы көндә башланып киткән “Европа татарлары альянсы кешелек үлчәнешендә: биш ел бергә” конференциясенең дәвамы булды. Конференция төгәлләнгәннән соң, Васил Шәйхразиев, "Европа татарлары альянсы" халыкара ассоциациясе рәисе Флүр Шәрипов һәм Татарстаннан килгән делегация Россиянең Венгриядәге илчесе Владимир Сергеев һәм Венгриядәге Россия мәгариф һәм мәдәният директоры Валерий Платонов белән очрашты.
Очрашуда В.Н.Сергеев Россия-Венгрия арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләде.
Васил Шәйхразиев ике ил арасындагы багланышлар, Татарстанның икьтисади-сәүдә элемтәләре, инвестицион мөмкинлекләр, Милли Шура эшчәнлеге турында мәгьлүмат бирде. Ахырдан Владимир Сергеев һәм Валерий Платоновка истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз