news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: "Россиядә театр елының Минзәлә театрына да йогынтысы сизелсен иде"

Татарстан Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев Минзәлә театры артистлары белән аралашты.

Васил Шәйхразиев: "Россиядә театр елының Минзәлә театрына да йогынтысы сизелсен иде"
menzela.ru/

(Минзәлә, 10 февраль, "Татар-информ", "Минзәлә", Флүра Мусина). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Минзәлә театры артистлары белән әңгәмә куертып алды, 2019 елның Россиядә театр елы булуын искәртеп узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә Минзәлә театры артистлары кунакларга заманында ана телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауп калуда төп ышанылы көч булыйк, киләчәгебез үсешенә зур өлеш кертик дип иҗат иткән “Сәяр” труппасының иҗатын чагылдырган күренеш күрсәттеләр.

Минзәлә район Советы сессиясе алдыннан Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәриповны, Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаевны, район башлыгы Айдар Салаховны театр бинасында Татарстан халыклар ассамблеясенең Минзәлә районындагы вәкиллеге әгъзалары чәкчәк һәм каравай белән каршы алдылар.

"Театр елында коллективка уңышлар юлдаш булсын.. Һәм, әлбәттә, хөкүмәтебез җитәкчелеге тарафыннан театрның эшчәнлегенә генә түгел, аларның матди-техник базасы турында да кайгыртучанлык күрсәтелсен иде", - дигән теләген белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100