Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразиев: Россия төбәкләрендә имамнар кирәк
Милли шура рәисе 4 июньдә дин әһелләре форумы узачагын, ә 5 июньдә Изге Болгар Җыенына сәфәр булачагын әйтте.
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Россия төбәкләре мәчетләренә имамнар белән булышырга өндәде.
Ул Россия өлкәләренә чыккач, милләттәшләр белән очрашуларда Татарстан мөфтиятен һәрвакыт үрнәк итеп күрсәткәннәрен, ярдәм алганнарын, ләкин күп кенә вакытта имамнар кирәк дип сораганнарын әйтте.
«Имамнар инде шактый олы яшьтә, диләр. Кайбер урыннарда имам булмыйча, татар мәчетләре генә булып кала. Аннан инде имамнар киткән, бүтән милләт вәкилләрен сайлап куйганнар. Укыту буенча, бәлки, Татарстан ярдәм итәр, дип сорыйлар. Бүтән өлкәләрдә мөфтиятләр белән сөйләшеп, имамнарны җибәреп, безнең яктан зур өлеш тә булыр иде», — дип белдерде Васил Шәйхразиев.
Ул шулай ук татарның үсеш стратегиясен дә дин әһелләре белән бергә гамәлгә ашыру әһәмиятен әйтте. «Хезмәт кылмыйча, милләтне, телне, динне дә саклап калып булмый», — диде.
Милли шура рәисе 4 июньдә дин әһелләре форумы узачагын, ә 5 июньдә Изге Болгар Җыенына сәфәр булачагын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз