Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразиев репрессия корбаннары булган татарларга һәйкәл ачуда катнашты
Һәйкәл куюның инициаторы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар оешмасы, меценат Шамил Акбулатов.
(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Бүген, 24 июль көнне, Леваш мемориаль зиратында Ленинград шәһәре һәм өлкә төрмәләрендә 1937 елның сентябрь – 1954-1955 еллар аралыгында гомерләре өзелгән татарлар истәлегенә һәйкәл ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.
Һәйкәл куюның инициаторы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар оешмасы, меценат Шамил Акбулатов. Һәйкәлнең авторлары - Виталий Кузнецов һәм Лариса Кузнецова.
- “Левашовская пустошь” мемориаль зиратында 1937 елдан алып 1954-1955 еллар аралыгындагы репрессия корбаннары җирләнгән. СССР Дәүләт иминлеге комитетының яшерен объекты булган әлеге урын 1989 елның апрель аенда В.Т. Муравский җитәкчелегендәге “Мемориал” җәмгыятенең эзтабарлар төркеме тарафыннан табыла.
- 1992 елдан башлап биредә милли кардәшлекләр һәм җәмгыятьләр тарафыннан үз милләттәшләре истәлегенә күмәк һәйкәлләр куела башлый. 1996 елда Санкт-Петербург мэры шушы территориядә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә “Левашовская пустошь” мемориалын оештыру турындагы боерыгын имзалый. 2015 елдан башлап “Левашовская пустошь” мемориаль зираты региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары реестрына кертелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз